Мөфти Гайнетдин Рамазан ае башлануы белән котлый 18.02.2026

Аватар автора
Мусульмане России
#думрф 2026 елның 18 февралендә кояш баю белән изге Рамазан ае башлана. Бу көнне Рамазанның беренче таравих намазы укыйбыз, ә 19 февральдән Рамазан уразасын тота башлыйбыз. Мөбарәк Рамазан ае башлануы уңаеннан Россия Федерациясе мөселманнары диния нәзарәте рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин дин кардәшләребезгә видео аша татарча мөрәҗәгать итте. Мөфти мөрәҗәгатендә ихлас догаларын ирештерә: «Аллаһы Тәгалә безгә Үзенең чиксез рәхмәтен күрсәтеп, гөнаһны гафу кылып, ут газабыннан котылуны насыйп итә торган ураза тотуны фарыз иткән бу мөбарәк ай – гомум иман әһеленә, һәм рухи һәм җисми пакьләнү аедыр. Быелгы Рамазан Шәриф аебыз күңел-йөрәкләребезне йомшарту, ихлас ураза тоту, изге гыйбадәт кылу һәм хисапсыз игелекле гамәлләр кылу вакыты булуын Аллаһ Тәгалә җөләбезгә насыйп әйләсен дип догалар кылам!» Мы в социальных сетях: #имам

0/0


0/0

0/0

0/0

Скачать популярное видео

Популярное видео

0/0