Татарские сказки / Су анасы / на татарском

Аватар автора
Поэтический Оазис
Су анасы Җәй көне. Эссе һавада мин суда койнам, йөзәм; Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм. Шул рәвешчә бер сәгать ярым кадәрле уйнагач, Инде, шаять, бер сәгатьсез тирләмәм дип уйлагач, Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым; Куркам үзем әллә нидән,— юк янымда юлдашым. Бервакыт китәм дигәндә, төште күзем басмага; Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада. Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак; Шул тарак берлән утыра тузгыган сачен тарап.

0/0


0/0

0/0

0/0