1. Йоклар алдыннан Әл-Кәфирун сүрәсен уку. Коръәндәге 109нчы сүрә | Саклану догалары

Аватар автора
Игровые кубики в радости
КӨФЕРЛЕКТӘН һәм ШИРЕКТӘН* САКЛАНУ ӨЧЕН 1. Йоклар алдыннан «Әл-Кәфирун» сүрәсен уку Бервакыт Фәрүә ибн Нәүфәл пәйгамбәребез ﷺ янына килеп сорады: «Йә, Аллаһ илчесе! Йоклар алдыннан нәрсә әйтеп ятырга икәнен өйрәтче миңа». Пәйгамбәребез ﷺ аңа: «“Куль йә әййүһә-л-кәфирун“ сүрәсен укы, чынлыкта, бу сине ширектән саклаячак!» дип җавап бирде. Әт-Тирмизи 3403, Әбү Давыд 5055, Әхмәд 5/456. Шәех әл-Әлбәни хәдиснең дөреслеген раслады. «Сахих әл-Җәмигъ» 292. *Ширек — Аллаһка тиңдәшлек китерү. Аллаһка гына хас булган сыйфатларны башкаларда да бар дип уйлау яки Аллаһны кем белән булса да чагыштыру. Мәсәлән, Аллаһтан башка догаларга җавап бирүче тагын кемдер бар дип уйлау, яки Аллаһ кемгәдер охшаган дип уйлау, яки Ул Үзе генә идарә итми дип уйлау һ.б. Ширек турында тулырак мәгълүмат: Саклану догалары ﷽ Изге Коръән һәм пакъ Сөннәткә карасак, һәртөрле начарлыктан саклану өчен бихисап дога һәм гамәл табарбыз. Шуларның кайберләрен, Аллаһ ярдәме белән, бу хезмәттә тупладык. Әлбәттә, бу гамәлләрнең иң мөһиме — дога. 🌿 Изге Коръән һәм пакь Сөннәткә карасак, һәртөрле начарлыктан саклаучы бихисап дога һәм гамәл табарбыз. Шуларның кайберләрен, Аллаһ ярдәме белән, бу хезмәттә тупладык. Әлбәттә, бу гамәлләрнең иң мөһиме — дога. Дога ул гыйбадәт, гыйбадәтләрнең иң яхшысы! Алай гына да түгел, дога сәбәпле Аллаһу Тәгалә тәкъдиребезне дә үзгәртә хәтта! Пәйгамбәребез ﷺ (аңа Аллаһның мактавы һәм сәләме булсын) әйтте: «Тәкъдирне, догадан башка, берни дә үзгәртмәс». Әт-Тирмизи 2/20, Әхмәд 5/277.

0/0


0/0

0/0

0/0