Габдулла Тукай "Милли моңнар"

Аватар автора
Физический Файр
Ишеттем мин кичә: берәү җырлый Чын безнеңчә матур, милли көй; Башка килә уйлар төрле-төрле, — Әллә нинди зарлы, моңлы көй. Өзлеп-өзлеп кенә әйтеп бирә Татар күңле ниләр сизгәнен; Мискин булып торган өч йөз елда Тәкъдир безне ничек изгәнен. Күпме михнәт чиккән безнең халык, Күпме күз яшьләре түгелгән; Милли хисләр белән ялкынланып, Сызылып-сызылып чыга күңленнән. Хәйран булып җырны тыңлап тордым, Ташлап түбән дөнья уйларын; Күз алдымда күргән төсле булдым Болгар һәм Агыйдел буйларын. Түзәлмәдем, бардым җырлаучыга, Дидем: «Кардәш, бу көй нинди көй?» Җавабында милләттәшем миңа: «Бу көй була, диде, Әллүки!»

0/0


0/0

0/0

0/0

0/0