Жаныем-багрем. Татар халык кое. Жырнын сузлэре видео астында.

Аватар автора
Мингазов Азгам
#Җаныембагрем#музыка#music#татарчагармундауйнау#татарчакойлэр Мингазов Азгам гармунда уйный./ Жаныем-багрем. Татар халык кое. Иртә буран, кич тә буран, Мамык шәлеңне уран шул, Мамык шәлеңне уран. Кигән киемең күрсәм дә, Җаныем, бәгырем, Үзең күргәндәй булам. Ишек алдында йөримен, Карлар яуса көримен шул, Карлар яуса көримен. Синнән башка ямь табалмый, Җаныем, бәгырем, Ямансулап йөримен. Тимер чана карлар яра, Бу йөрәгем ник яна шул, Бу йөрәгем ник яна? Бу йөрәгем белеп яна, Җаныем, бәгырем, Сөйгәнем ятка кала.

0/0


0/0

0/0

0/0