Олы Кайбыч мәдәният йортында Муса Җәлилгә багышланган “Кара урман” фильмы күрсәтелде

Аватар автора
РГ "Кайбыч таннары" ("Кайбицкие зори")
Олы Кайбыч мәдәният йортында Муса Җәлилгә багышланган “Кара урман” фильмы күрсәтелде Татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан төшерелгән фильмның премьерасын тамашачылар яратып кабул итте. Режиссер Радик Кудояровны кинофильмы Бөек Ватан сугышы елларында фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән Муса Җәлил һәм җәлилчеләрнең фаҗигале язмышы турында сөйли. Фильм үзенең сәнгать көче һәм эмоциональ тирәнлеге аркасында халыкара кинофестивальләрдә танылу һәм югары бүләкләр яулаган. Фильм геройлары биш телдә - немец, инглиз, француз, рус һәм татар телләрендә сөйләшә. Фильмда Муса Җәлил ролен Кәрим Тинчурин театры артисты Зөлфәт Закиров башкара.

0/0


0/0

0/0

0/0

Скачать популярное видео

Популярное видео

0/0