Гошер садакасы.

Аватар автора
Физика в разных языках
Көз айлары җитү белән, бакчаларда мул итеп уңыш өлгерә. Шул уңышның уннан бер өлешен ятимнәргә, мескеннәргә, мохтаҗларга үзебездән өлеш итеп бирү ислам динендә яхшы гамәл булып санала һәм гошер дип атала. Казандагы “Ярдәм” мәчете һәм “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды гошер садакасын китерүчеләргә чиксез рәхмәтен белдерә. “Ярдәм” хәйрия фонды уннан артык социаль юнәлештә эш алып бара. Ел дәвамында “Ярдәм” фондында күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр, ишетмәүчеләр һәм начар ишетүчеләр, коляска һәм таяк белән йөрүчеләр, ДЦП диагнозлы кешеләр өчен тернәкләндерү курслары оештырыла. Теләче районының Иске Җөри авылында ятим балалар тәрбияләнә торган “Гаилә учагы” йорты эшли. Балтач районының Бөрбаш авылында азкеремле, күпбалалы гаиләләрдәге ир балалар өчен пансионат эшли. Авыр хәлдә калган гаиләләргә даими ярдәм күрсәтелә.

0/0


0/0

0/0

0/0