Алина Азат Каримовлар - Сары камыш (Ф. Хэбибрахманова суз. А .Каримов кое)

Аватар автора
Путешествия в мир приключителя
"Җилләрдә башны имәскә өйрәтте безне язмыш" дигән сүзләр бар әлеге "Сары камыш" дигән җырыбызда...Бүгенге вәзгыяттә күп гайләләргә шактый зур сынаулар, кайгылар, югалтулар килде бу һәммәбез өчендә бик авыр хәбәр- ләкин язмышлардан узмыш юк икәнен аңлап, янәшәдәге якыннарның җылысын тоеп, вакытның һәр нәрсәгә дәва икәнен белеп, сыгылсакта сынмыйча бергә алга яшәргә кирәк. Әлеге җырның авторы укытучым Фәридә Хәбибрахманова бервакыт шулай янәшәмә килеп: Азат улым, тавышыңны яратам, җырлар язганыңы беләм дип- бер көлтә уз кулы белән язылган шигырьләрен тапшырды. Озак вакыт үтмәде хәрвакыт көләч йөзле ,тормыш, кешелек яратучан якынымның үтмәс чирдән мәрхүм булуын белдем. Әлеге җыр кешелекнең шаянлыгын, тырышлыгын, сынауларын, тумышыннан алып азакы көненә кадәр булган язмышын чагылдырадыр. Җырыбыз барлык якыннарыбызга дога булып яңгырасын....

0/0


0/0

0/0

0/0