Әйткән идең… Хәсән Туфан сүзләре, Әнвәр Бакиров көе. Жырнын сузлэре видео астында.

Аватар автора
Мингазов Азгам
#Әйткәнидең#татарчажырлар#матуркойлэр#играйгармонь#татарчакойлэр Для тех, кто хочет выразить благодарность за мой труд: (Сбер) 408 178 107 6200 596 1316 Мингазов Азгам гармунда уйный./ Әйткән идең… Хәсән Туфан сүзләре, Әнвәр Бакиров көе. Әйткән идең: «Әгәр сөя калсаң Миннән башка берәр бүтәнне, Сөй… бары тик миннән яхшыракны, Сөймә ләкин миннән түбәнне…» Юлыктым мин, Лулу, бер чәчәккә, Көтмәгәндә, уйламаганда, Нәкъ синдәйгә, синең шикеллегә, Әйтерсең лә синең дәвамга… Тормышымның синнән соңгысында Тапканым юк иде һичкемне. Нишләргә соң? Бир бер киңәш миңа: Ул һәр яктан синең шикелле. «Нишләргә соң?» — дигән сорау белән Киләм менә рәсемең каршына… Үзең булсаң әгәр, мондый уйлар Килер идемени башыма.

0/0


0/0

0/0

0/0