Кайбычта бәби көтүче ханымнар белән очрашу узды

Аватар автора
РГ "Кайбыч таннары" ("Кайбицкие зори")
Район ЗАГС бүлегендә булачак әниләр белән очрашу үткәрелде. Ул елына ике мәртәбә: язын - 7 апрельдә һәм көзен - 7 октябрьдә билгеләп үтелүче Бөтенроссия йөкле хатын-кызлар көне кысаларында узды. Йөклелек тугыз ай дәвам итә, бәби көтүчеләр бу бәйрәмне әлеге ике датаның берсендә билгеләп үтә ала. Бүгенге көндә үзәк больницаның хатын-кызлар консультациясендә 14 хатын-кыз йөклелек буенча исәптә тора. Очрашуга килгән гүзәл затлар арасында беренче тапкыр әни булырга җыенучылар да, икенче, өченче, хәтта дүртенче балага гомер бүләк итүчеләр дә бар иде. Чираттагы җылы һәм файдалы очрашуны үзәк больницаның врач акушер-гинекологы Гүзәл Йосыпова алып барды. Ул әлеге бәйрәмнең үткәрелә башлау тарихы белән таныштырды. - Йөкле хатыннар көне беренче тапкыр 2008 елда рус православие чиркәве инициативасы белән үткәрелә, — диде ул. — Шуннан соң әлеге датаны билгеләп үтүче төбәкләр саны елдан-ел арта бара. Ана һәм балаларга карата сакчыл мөнәсәбәт булдыру, йөкле хатын-кызларның статусын күтәрү, туучылар санын арттыруга юнәлдерелгән бу бәйрәм хәзер бөтен Россия буенча уздырыла. Аның девизы: «Йөклелек кабатлыйсы килерлек итеп узарга тиеш!". Пациентларын гел елмаеп кашы алучы, бәби көткән арада гүзәл затларның якын кешесенә әверелүче, киңәшләрен биреп, кирәк чагында юату сүзләрен таба белүче Гүзәл Сәфәргалиевна булачак әниләрнең кичерешләрен шигырь юллары аша җиткерде. Баш табиб Гөлнара Сафиуллина шушы очрашуга килүләре өчен аларга рәхмәтен белдерде. - Йөклелелекнең тылсымлы халәт...

0/0


0/0

0/0

0/0