Туган көнең белән! / С днём рождения! (на татарском языке)

Туган көннәрегез куанычлар гына алып килсен! Туган көнең белән! Гомер бәйрәмеңдә сиңа шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, сүнмәс - сүрелмәс яшәү ялкыны телим. Һәр көнең көтелмәгән куанычларга, илһам өстәүче вакыйгаларга, рухыңны яшәртүче онытылмас мизгелләргә бай булсын!! Киләчәккә корган уй-ниятләрең, хыялларың тормышка ашсын. Юлларыңда йөрәк хисләреңне аңлаучы изге ниятле кешеләр генә очрасын. Күңелегезгә ошаса, лайк белән сөендерә аласыз❤️ @beyrembelen каналына язылып та куйсагыз, шатлыктан башыбыз күккә тияр иде. #сднемрождения

0/0


0/0

0/0

0/0

0/0