Язучы, драматург, журналист әдәби дөньяның серләрен ача/ Равил Сабыр

Аватар автора
Диджитал Академия Альметьевск
🖋️🎭DIGITAL KiDS подкастының татар версиясенең алып баручысы Ихсан Кадыйров язучы, драматург, журналист, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе, Т. Миңнуллин һәм С. Сөләймәнова исемендәге әдәби премияләр лауреаты - Равил Сабыр белән әңгәмә корды. Равил Сабыр үзенең тормыш юлы, әдәбиятка килүе, иҗади уңышлары һәм планнары белән уртаклашты. Ул татар әдәбиятының бүгенге торышы, яшь авторларның роле турында фикерләрен җиткерде.📚 Язучы әдәбиятның яшь буын өчен әһәмиятен ассызыклады. Китап уку, фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяны баету, милли үзаңны формалаштыру өчен мөһим дип билгеләп үтте. Б🎙️📖✨у әңгәмә яшь иҗатчылар өчен генә түгел, ә татар әдәбияты белән кызыксынучы һәркем өчен дә файдалы мәгълүмат чыганагы була ала. Монда әдәби дөньяның серләре ачыла, иҗат процессының авырлыклары һәм шатлыклары турында сүз бара. Равил Сабырның киңәшләре яшь каләм тибрәтүчеләргә үз юлларын табарга, иҗади уңышларга ирешергә ярдәм итәр дип ышанабыз. 00:00:08 — Драматург, журналист, язучы Равил Сабыр - кем ул? 00:05:05 — Университет еллары, профессор Илдар Низамов һәм журналистика факультеты 00:08:22 — Матбугат чараларында эшләү чоры 00:10:08 — Театрлар белән хезмәттәшлек 00:20:17 — Спектакль - драматург, режиссёр, артист, композитор, һ.б. хезмәте кергән продукт 00:27:24 — «Не сотвори себе кумира»: танылган язучылар, яшь буын шагыйрьләре 00:29:03 — Рус һәм дөнья әдәбияты кумирлары: Сергей Есенин, Леонид Филатов, Михаил Булгаков, Джек Лондон 00:32:08 — Театр һәм конъюнктур...

0/0


0/0

0/0

0/0

0/0