"Эх, ярый сез бар якын дусларым". Из репертуара Салавата Фатхутдинова.

Аватар автора
Танцевальный гений
Караңгы көннәрдә, йолдызсыз төннәрдә Тормышым шәме сунеп барганда. Дуслар кулын суза, кайгы җиңел уза, Җылы сүзләре ята кунелгэ. Эх, ярый сез бар, якын дусларым — Гомер бакчамдагы сайрар кошларым! Дәртле җырлар булып, йөрәгемә тулып, Ташыганда бәхетем-шатлыгым. Дусларга өләшсәм, сер итеп серләшсәм, Арта минем күңелем сафлыгы. Эх, ярый сез бар, якын дусларым — Гомер бакчамдагы сайрар кошларым! Хәсрәтлэр килгәндә, язмышта көлгәндә, Дусның чыны-ялганы сынала. Биешеп-җырлашып, яшик без гөрләшеп, Ут уйнатып бергәләп дөньяда! Эх, ярый сез бар, якын дусларым — Гомер бакчамдагы сайрар кошларым!

0/0


0/0

0/0

0/0