Җырлыйм әнием турында.Гөлшат Зәйнәшева сүзләре,Фәтхерахман Әхмәдиев көе.Жырнын сузлэревидеоастында.

Аватар автора
Мингазов Азгам
#Җырлыймәниемтурында#музыка#music#татарчагармундауйнау#татарчакойлэр Мингазов Азгам гармунда уйный./ Җырлыйм әнием турында. Гөлшат Зәйнәшева сүзләре, Фәтхерахман Әхмәдиев көе. Бер кыз бала җыр чыгарган, Багышлап әнисенә. Икәү бергә җырлыйк, диеп, Өйрәткән энесенә: «Кояш, кояш мәңге балкый, Мәңге нур сибә; Кояш гомере телим мин, Әнием, сиңа!» Җырны чишмәләр ишеткән, Кошлар отып алганнар. Сандугачлар һәм тургайлар Матур көйгә салганнар: «Кояш, кояш мәңге балкый, Мәңге нур сибә; Кояш гомере телим мин, Әнием, сиңа!» Кушыл син дә, җырлыйк бергә, Яңа матур җыр тусын. Җирдә әниләр, кояштай, Озын гомерле булсын: «Кояш, кояш мәңге балкый, Мәңге нур сибә; Кояш гомере телим мин, Әнием, сиңа!»

0/0


0/0

0/0

0/0