"Чангы шуганда"/Муса Джалиль/

Аватар автора
Ильяс
Муса Джалиль "Чангы шуганда". Читает: Файрушин Карим. "Чангы шуганда" Унбер яшьлек малай чаңгы шуа, Текә ярдан оста сикерә. Мин карыйм да исем китә шуңа: Ничек шулай җаен китерә! Шикәр төсле карда сызылып кала Чаңгы табанының эзләре. Иягеннән саркып тире тама, Янып тора коңгырт күзләре. Аның эзе буйлап, ахры, мин дә Яр башыннан түбән омтылдым. Чаңгыларым китте, үзем җиргә Лып иттереп килеп утырдым. Пионерым көлә, мин дә көләм, Һөнәрсез ир нинди көлкенеч!.. Килмәсә бит кулдан килми генә, Менә шунсы бигрәк үкенеч. Пионерга киләм: Акыллым, - дим, - Ничек өйрәнергә шуарга? Ничек егылмыйча таудан төшим? Берәр хәйлә бармы шуңарга? Бик акыллы гына карап миңа, Җавап бирә шунда чибәрем: - Син, абзыкай, языл пионерга, Мин үзем дә шунда өйрәндем. 1935 ел

0/0


0/0

0/0

0/0

Скачать популярное видео

Популярное видео

0/0