«Син сазыңны уйнадың» Илһам Шакиров - «Sen sazını çaldın» İlham Şakirov

Илһам Шакиров «Син сазыңны уйнадың» Татар халык җыры, Нәкый Исәнбәт сүзләре İlham Şakirov «Sen sazını çaldın» Tatar halk şarkısı, Nekıy İsenbet sözleri Татар җырлары белән татарча өйрәнәбез! Tatar şarkılarıyla Tatarca öğreniyoruz! Video editing @aktas26 Serdar Aktaş Син сазыңны уйнадың Илһам Шакиров җырлый Нәкый Исәнбәт сүзләре Татар халык көе Моңланып ай нурларында, Син сазыңны уйнадың; Нинди кыллар чиртте,бәгырем, Ул матур яшь кулларың? Бакчаның бер почмагында Мин утырдым, тыңладым; Тыңладым да мин ирексез Яшьлегемне уйладым. Уйладым мин яшьлегемне, Син сазыңны уйнадың. Кайгылы күңелем тавында Яңгырады кылларың. Яңгырады ул моңлы кыллар... Син сазыңны уйнадың. Чыңлаган шул кылларыңдай, Бер-бер үтте елларым: Үтте айлар, үтте еллар, Түзмәдем мин, егъладым. Үтте айлар, үтте еллар, Син сазыңны уйнадың. Үткән ул даулы гомерләр, Кан-көрәштә яңгырап. Саклаганмын тик күңелдә Шул көрәшнең моңнарын. Аһ,терелттең син күңелнең Бар күмелгән кылларын! Яңгырап үткән ул гомернең, Мин авазын тыңладым. Яңгырап үтте гомерләр, Син сазыңны уйнадың. Sin Sazıñnı Uynadıñ Moñlanıp ay nurlarında, Sin saz sazıñnı uynadıñ; Nindi qıllar çertte, bägırem, Ul matur yäş qullarıñ? Baqçanıñ ber poçmağında Min utırdım tıñladım. Tıñladım da min ireksez Yäşleğemne uyladım. Uyladım min yäşleğemne, Sin sazıñnı uynadıñ. Qayğılı küñelem tawında Yañgıradı qıllarıñ. Yañgıradı ul moñlı qıllar... Sin sazıñnı uynadıñ. Çıñlağan şul qıllarıñday, Ber-ber ütte yıllarım. Ütte aylar, ütte yıllar...

0/0


0/0

0/0

0/0

0/0