Күн авылы көе. Татар халык жыры. Жырнын сузлэре видео астында.

Аватар автора
Мингазов Азгам
#күнавылыкөе#гармонист#музыка#уйнагызгармуннар#татарчакойлэр Для тех, кто хочет выразить благодарность: (Сбер) 408 178 107 6200 596 1316 Мингазов Азгам гармунда уйный./ Күн авылы көе. Татар халык жыры. Биек тауларның башында Утырып уйлар уйладым; Утырып уйлар уйлар өчен Үскән икән буйларым. Тальян гармун телләрендә Уйный биш бармак кына; Агач яфраклары кебек Саргаям салмак кына. Гармун бәләкәй булса да, Әйтә ул кирәкләрен; Сикереп суларга төшәрсең, Янса яшь йөрәкләрең. Сандугачым, сайрап җибәр, Талларың тамырлана; Салкын сулар эчеп кенә Йөрәгем сабырлана. Басу капкасын чыккач та Күтәрелде томаннар; Дөнья хәлен белеп булмый, Сау булыгыз, туганнар.

0/0


0/0

0/0

0/0