Итле гөбәдия

Аватар автора
Журнал Сююмбикэ Сөембикә журналы
«Гөбәдия итле дә буламы?» – дияр күпләр. Әйе, аны баллы итеп кенә түгел, ит белән дә әзерлиләр икән. Әлеге борынгы рецепт Юныс ага Әхмәтҗановның китабына да кертелгән. «Аш-су» сәхифәбезнең бүгенге кунагы – Ютазы районы Иске Урыссу авылында гомер итүче Гүзәл ХӘЙДӘРОВА бәйрәмнәргә гөбәдиянең итлесен дә еш пешерә. Губадия с мясом... Разве такое бывает, удивитесь вы. Оказывается губадия бывает не только сладкой, а еще и с мясом. Этот старинный рецепт есть в кулинарной книге Юнуса Ахмедзянова. Рецептом поделится пекарь из деревни Старые Уруссу Ютазинского района Гузель Хайдарова. Кирәк (камыр өчен) 300 г су / 2 аш кашыгы үсемлек мае / 2 аш кашыгы шикәр комы / 1 чәй кашыгы коры чүпрә / 1 чәй кашыгы тоз / 1 йомырка / кирәгенчә он. (эчлек өчен) 1 баш суган / 0,5 кг фарш / 300 г корт / 150 г дөге / 5 йомырка / 300 г йөзем / 100 г эретелгән атланмай / тәменчә тоз-борыч. (валчык өчен) 1 аш кашыгы йомшартылган атланмай / он. Әлеге ризыклар 25–27 см диаметрлы гөбәдия өчен исәпләнелгән. Җылымса суга чүпрә, шикәр комы, үсемлек мае, йомырка, тоз салып, камыр басабыз. Камыр чак кына тыгызрак булсын, күпергәндә ул әле йомшый. Үсемлек маенда ваклап туралган суган белән иттарткычтан чыгарылган итне әзер булганчы кыздырабыз. Тәменчә тоз-борыч сибәбез. Икенче тапкыр күпереп менгән камырны ике өлешкә бүләбез. Гөбәдиянең астына – 400 г, капкачына 150 г камыр кирәк. Таба төбенә он сибәбез. Гөбәдия катламлап җыела. Беренче катына – корт, икенче катына – тозлы суда бүрттерелгән дөге...

0/0


0/0

0/0

0/0