Исламда кыз уралау рөхсәт ителәме? | Имамнан сорыйк

Аватар автора
Телеканал ХУЗУР ТВ
Интернет аша танышып никах укытырга ярыймы? Хәзер күп яшьләр татуировка ясата. Бу хакта Исламда нәрсә диелгән икән? Бу һәм башка сорауларга җавапны "Имамнан сорыйк" тапшыруында Республиканың Төньяк төбәк казые, Теләче районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев бирә. 01:26 Халкыбызда элек-электән килгән кыз урлау йоласы бар. Бу гореф-гаәткә диннең мөнәсәбәтен ишеткәнем юк. Исламда кыз уралау рөхсәт ителәме? 10:11 Госелсез кешенең тәһарәт алуы кайсы очракта дөрес булмый? 12:17 "Татар яһүдән яман" дигән сүз бар. Күпмедер дәрәҗәдә ике милләтнең хәйләкәрлегенә мөнәсәбәттә шаяртып та әйтелә торган сүз. Бер уйласаң, бер-берсеннән аерылган ике дин һәм ике милләт вәкилләре чагыштырла. Ничек болай килеп чыкты икән? 21:04 Урамда зур таш ята. Мин аны юл читенә күчереп тә китә алам, күчермичә дә китә алам. Күчерсәм, җәяүлеләрдән бигрәк, автомобиль йөртүчеләргә ярдәм. Күчермәсәм, эшкә ашыга идем дип уйлый алам. Кайсысы гаеп, кайсысы дөрес? 13:29 Интернет аша танышып никах укытырга ярыймы? 19:58 Хәзер күп яшьләр татуировка ясата, беләм, динебездә бу кискен тыела. Бу хакта Исламда нәрсә диелгән икән? 21:46 Мөселман гаиләсе пляжга су коенырга килә, ә анда ярымшәрә адәмнәр йөри. Бер караганда, мөселман гаиләсе су коенырга килә һәм аларның моңа хакы бар. Шул ук вакытта, тирә якта бик күп ярамаган күренешләр. нишләргә? 28:40 Намазны пычрак, ташландык урыннарда укырга ярамый дип ишеткәнем бар. Бу чынлап та шулаймы? 31:03 Әгәр мин шайтан коткысына бирелгәнмен, яисә миндә сихер бар икән...

0/0


0/0

0/0

0/0