Мөселманга креветкалар ашарга ярыймы? | Имамнан сорыйк

Аватар автора
Телеканал ХУЗУР ТВ
Бүгенге чыгарылыштагы сорауларга "Имамнан сорыйк" тапшыруында «Әл-Мәрҗани» мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтахов җавап бирә. 01:41 Динебезнең мөселманның ашау әдәбенә мөнәсәбәте нинди? 06:44 Фермент препаратларын, мәсәлән, микрозим, фестал, мезим кебек даруларны кабул итәргә рөхсәт ителәме? Әгәр дә составында дуңгыз ферменты бар икән, әйтик креон даруы кебек, бу очракта нишләргә? 12:28 Миңа диңгез продуктлары ошый, ләкин аларның рөхсәт ителүендә шигем бар, шуңа күрә мин аларны хәзер кулланмыйм. Мөселманга креветкалар ашарга ярыймы? 12:42 Хәләл сертификатка ия кафеларда составында су кысласы, ягъни креветкалар кергән пиццалар сатыла. Хәнәфитләр өчен бу кафеда бөтен меню да хәләл булмый килеп чыга түгелме? Хәләл кафеда да ашамлык составын тикшереп ашарга каламы? 18:30 Бервакыт мин тавык ите белән әзерләнгән пиццага заказ бирдем. Мин бер-ике кисәк ашадым да, аннары бертуган абыема тәкъдим иттем - ул намаз укый һәм дингә җитди карый. Ул да ашады. Аннары сайтта бу пиццаның составын күрдем һәм аңа дуңгыз ите салынган булып чыкты. Сорау: белмичә дуңгыз ите белән пицца ашаганыбыз өчен миңа һәм абыема гөнаһ булырмы? Һәм абыема анда дуңгыз ите салынганлыгын сөйләргәме? 22:48 Спиртлы эчемлекләр булган ризыклар тыелганмы? Мәсәлән, круассаннар, сэндвичлар. Аларны тәме һәм исе өчен спирт белән тулыландыралар, ләкин исертмиләр. 26:50 Составында этанол булса, дару (йөткерүдән сироп) эчәргә ярыймы? 28:38 Җир кишәрлегендә дуңгыз асраган кешедән бал сатып алып буламы? 30:32 Ишеткәнем бар, хәзер...

0/0


0/0

0/0

0/0