Мәчеттә намаз укыганда, дини мәҗлесләрдә утырганда, түбәтәй кию мәҗбүриме? | Имамнан сорыйк

Аватар автора
Телеканал ХУЗУР ТВ
Бүгенге чыгарылыштагы яшәеш һәм дин темасына багышланган сорауларга "Имамнан сорыйк" тапшыруында «Казан Нуры» мәчете имамы Наил хәзрәт Йосыпов җавап бирә. 01:10 Коръән тыңлый башлагач, даими рәвештә авыз ачыла, йокы килә башлый. Беләм, намаз вакытында авыз ачылуны туктатырга яки кул белән капларга кирәк, ә Коръән тыңлаганда нишләргә? Ешрак бу хәл төнлә була. 07:39 Яңа туган кызны нинди исем белән атау хәерле икән? 10:38 Яңа туган кызга иң хәерле исемнәр нинди? 18:01 Дөньяда бер исеме, диндә икенче исеме булган очраклар бар. Мондый вакытта хәзрәтләргә исем кушканда нишләргә? Нинди киңәш бирергә мөмкин? 21:00 Тәндә яки киемдә нәҗес булса, ашар алдыннан нәҗестән котылырга кирәкме? 23:41 Кайвакыт яулык кырыннан чәч бөртекләре күренеп тора. Кеше моны үзе сизмәскә дә мөмкин. Мисал өчен, нәрсәдер эшләгәндә, бөгелгәндә чыгып киткән. Бу очракта нишләргә мөмкин? 26:50 Мәчеттә намаз укыганда, дини мәҗлесләрдә утырганда, түбәтәй кию мәҗбүриме? 30:32 Түбәтәйләр төрле. Түбәтәйнең формасында әһәмият бармы? 33:10 Балаларга догаларны ничә яшьтән өйрәтә башларга? Дини нигезләрне кайчан өйрәтергә икән? ВКонтакте:

0/0


0/0

0/0

0/0