ӘЛФИНӘ ӘЗҺӘМОВА: Мәскәү, Эльмира Сөләйманова, «Төнге урам», InDiva, киленнәр хакында

Аватар автора
ӘЙТЧЕ
ӘЙТЧЕ проекты МӘСКӘҮ[ЧӘ] дигән тапшыру тәкъдим итә. Татар шәхесләре белән Мәскәүдә татарча гәп куертабыз. Тапшыру подкаст, ягъни фикер алышу рәвешендә бара. Студиягә килгән кунаклар Мәскәү турында хатирәләрен барлый, ил-көн вакыйгаларына бәйле фикерләре белән уртаклаша, шәхси тормышлары турында сөйли. Тапшыруда берничә сәхифә бар. “Тәм-тәм тайм” рубрикасында кунакларыбызны Мәскәүдә пешерелгән татар ризыклары, атаклы “Москва” торты белән сыйлыйбыз, үзләренең дә аш-суга осталыгын ачыклыйбыз. “Татарча распаковка”. Маркетплейстан алынган татарча, милли әйберләрне студиядә ачып карыйбыз, бәя бирәбез. Иң шәпләрен тамашачыларга бүләк итәбез. Һәр кунагыбызга аның тормышына, иҗатына бәйле уен тәкъдим итәбез. Тапшыруның беренче кунагы – һинд образы белән тамашачы күңелен яулаган җырчы Әлфинә Әзһәмова. Легендар “Төнге урам” җыры аны гап-гади КАМАЗ эшчесеннән йолдыз итте дә куйды. Әлфинә апа җырларны хитка әйләндерү сәләтенә ия. “Онытмаган”, “Каршыма килгән идең”, “Умырзая”, “Сагынам”, “Мин синең йолдызың”, “Миңа кирәк җылы сүзең” һ.б. Күпсанлы “Алтын барс”лар иясе. Әлфинә апа поезддан төшүгә үк безнең студиягә килде, ә аннан соң чыгыш ясыйсы концертка ашыкты. Ә концерттан соң кабат поездга. Күпме сәламәтлек кирәк бит шулай йөрергә! Кунагыбызны, Мәскәү булгач инде, атаклы “Москва” торты белән сыйладык, маркетплейсларда сатыла торган товарларны ачып карадык, тикшердек. Берсен Әлфинә апа аеруча ошатты. Әле тагын кунагыбыз кечкенә Әлфинәгә күлмәк тә сайлап кидерде. Тапшыруның...

0/0


0/0

0/0

0/0