Ифтар

Аватар автора
Татары
26 февраль көнне, PravdaHall ресторанында Уфа шәһәре "Ихлас" мәчетенең 25 еллыгына багышланган ифтар мәҗлесе узды. Чарада Башкортстаннан гына түгел, ә Татарстан, Пенза, Самара өлкәләреннән килгән 200дән артык кеше катнашты. Араларында дин әһелләре, дәүләт хезмәткәрләре, татар җәмәгатьчелеге, галимнәр, укытучылар бар иде.⠀ Ифтар зыяфәтен "Ихлас" мәчете имам-хатыйбы Альфред хәзрәт Дәүләтшин һәм «Ихлас» мәхәлләсе мәҗлес рәисе, 1997-2019 елларда мәчетнең имам-хатыйб Мөхәммәт хәзрәт Галләмов алып бардылар. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде, хәзрәтләргә Коръән тәфсире бүләк итте. Ифтар кысаларында азан әйтү, җәмәгать белән намаз уку, ифтар мәҗлесе, мәдәни чыгышлар һәм фикер алышу урын алды. Чараның рухи өлеше милли традицияләр белән үрелеп барды. "Ихлас" тапшыруының бүгенге (27 февраль) чыгарылышында исә сез узган ифтар турында күбрәк белә алырсыз. Тапшыруны Гөлшат Сафина һәм Илдар Еникеев әзерләделәр.

0/0


0/0

0/0

0/0

Скачать популярное видео

Популярное видео

0/0