Поделиться в MAX

Мәүлид бәйрәменең асылы нәрсәдә? | Имамнан сорыйк

Аватар автора
Бүгенге чыгарылышта «Мәүлид» темасына багышланган сорауларга «Имамнан сорыйк» тапшыруында «Рөстәм» мәчете имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Биккинин җавап бирә. 01:00 Мәүлид бәйрәменең асылы нәрсәдә? Аны үткәрүнең төп мәгънәсе нидә? 05:25 Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ заманында Мәүлид бәйрәме үткәрелгәнме? Әгәр үткәрелмәгән булса, ул кайчан һәм ничек барлыкка килгән? 10:03 Ислам галимнәренең Мәүлидкә карашы нинди? Ни өчен бу мәсьәләдә төрле фикерләр очрый? 13:37 Мәүлид кичәләрендә Коръән уку, салаватлар әйтү һәм Пәйгамбәребезнең ﷺ тормышын искә алуның фазыйләте нидә? 17:15 Мәүлидне гаиләдә, балалар белән бергә үткәргәндә нинди гамәлләргә аеруча игътибар итәргә киңәш ителә? 19:20 Мәүлид бәйрәмен үткәргәндә, Ислам рухына туры килмәгән нинди гадәтләрдән сакланырга кирәк? 22:39 Мәүлид көнендә ураза тоту, сәдака бирү яки башка өстәмә гыйбадәтләр кылу турында шәригатьтә нинди киңәшләр бар? 23:28 Кайбер кешеләр: «Пәйгамбәребезне ﷺ ярату өчен Мәүлид үткәрү мәҗбүри түгел», – диләр. Бу фикерне ничек аңларга? 25:25 Мәүлид бәйрәме мөселманнарның бердәмлеген һәм Пәйгамбәребезгә ﷺ мәхәббәтне ныгытуга ничек ярдәм итә ала? 27:42 Мәүлидтән соң да Пәйгамбәребезнең ﷺ сөннәтенә тугрылыклы булып калу өчен мөселман үз тормышында нинди адымнар ясарга тиеш? 29:48 ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Мәүлид бәйрәменә мөнәсәбәте нинди? 32:07 «Мәүлид ән-Нәби» китбаы рекламасы 32:27 «Бөек» сыйфатын Аллаһы Тәгаләгә генә кагылышлы рәвештә кулланырга ярый дип, кайдадыр ишеткәнем бар. Хәзрәт, «Бөек» сыйфатын...

0/0


0/0

0/0

0/0

0/0