Балан бәлеше

Аватар автора
Журнал Сююмбикэ Сөембикә журналы
Урамда – ноябрь, баланнарга инде күптән бал керде. «Аш-су» сәхифәсенең бүгенге кунагы Айгөл МӨБАРӘКШИНА укучыларыбызга балан бәлешен пешерү серләрен ачмакчы. Айгөл әнисе Рәвия апа өйрәтеп калдырганча – тышын кетердәвек итеп, эчлеген мул салып пешерә аны.Баланнар балланган чакта бергәләп шул бәлешне пешереп карыйбызмы?! На дворе – ноябрь. В рубрике Аш-су новый гость – Айгуль Мубаракшина. Она поделится с нами маминым рецептом приготовления пирога из калины. Хрустящее тесто, много начинки – вот главные секреты этого татарского десерта. Кирәк 100 г атланмай; 2-3 аш кашыгы кибет каймагы; 1-2 аш кашыгы үсемлек мае; 1 йомырка; ярты чәй кашыгы тоз; 1 аш кашыгы шикәр комы; 100 мл кайнаган су он. Эчлек өчен 1 кило бөрчелгән балан; 300 г шикәр комы; 3 аш кашыгы он (арыш оны яхшырак). Эш барышы Иң элек баланны әзерләп куйыйк. Яхшылап юылган һәм суы саркытылган баланны ике кат целлофан капчыкка салып, чуен савытта пешерергә куябыз. Чуен төбенә бер бармак киңлеге су салына. Капчык авызын бәйләргә кирәк. Балан әнә шулай парланып бер сәгать чамасы пешә. Савытның өстен капларга һәм су кайнап чыккач, утны киметергә онытмагыз. Пешкән баланны савытка бушатып, шикәр комы һәм он салып болгатабыз. Он эчлекне куерту өчен кирәк. Бодай онын да, арышныкын да куллана аласыз, әмма арыш оны белән тәмлерәк. Тирән савытка йомшарган атланмайны, каймак белән үсемлек маен салабыз, тоз белән шикәр өстибез. Шуңа бер йомырка сытып, камыр басабыз. Суны аз-азлап кына камырга куша барабыз. Онны үзегез...

0/0


0/0

0/0

0/0