Кибетемнән кергән табыш хәраммы? | Имамнан сорыйк

Аватар автора
Телеканал ХУЗУР ТВ
Әгәр намазымны укырга онытсам, берничә намаз укыгач кына исемә төшсә, шушы намазны гына укырга кирәк буламы? Бу һәм башка сорауларга җавапны "Имамнан сорыйк" тапшыруында "Ирек" мәчете имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Камаев бирә. 01:30 Кечкенә гөнаһлар кылсаң, тәүбә намазы кылырга кирәкме? "Я Раббым, мине кичер" ип әйтсәм, бу гөнаһ гафу ителерме? Берәр нинди кечкенә гөнаһ кылып, мисал өчен, зикер кылсам, гөнаһ кичереләме? 14:49 Әгәр намазымны укырга онытсам, берничә намаз укыгач кына исемә төшсә, шушы намазны гына укырга кирәк буламы? 27:19 Бер ел элек мин үземә чәчәк рәвешендә татуировка ясаттым. Бу минем хыялым иде. Күптән түгел мин моның гөнаһ булуын аңладым. Аллаһы Тәгалә мине кичерсен өчен миңа нәрсә эшләргә? 30:30 Минем үземнең кием кибетем бар, ләкин ул хәрам акчага ачылды - казинода акча откан идем. Бу бизнес хәрам буламы? Кибетемнән кергән табыш хәраммы? Бу гөнаһымны ничек юарга? Кибетемне ташлый алмыйм - эш табуы хәзер бик авыр. 34:28 Мин гөнаһлы кеше, әмма авырткан әниемә рукыя (өшкерү) укыйм. Укыган рукыяның шифасы булачакмы? ВКонтактедагы төркемебезгә язылыгыз ➡️ Сезне үзебезнең социаль челтәрләрдә күрергә шатбыз.

0/0


0/0

0/0

0/0