🎉 ДӘРТФЕСТ: фест бар, ә дәрт кайда? (репортаж)

Аватар автора
ӘЙТЧЕ
🔹 Казанда Республика көне уңаеннан оештырылган “Дәртфест” чарасыннан видеоязма. 🤷♂️ Нидер җитмәде миңа "Дәртфест"та. Ирексездән "Печән базары" фестивале белән чагыштырам. Анда халыкның күзе янып, дәрте ташып торды. Ыгы-зыгы, шау-шу... Күңелгә рәхәт бер рух иңә торган җир. ... ә "Дәртфест"ның дәртен сизмәдем мин. ❓Шушы репортажда кемнәр бар? 🔹 Алсу Фәтхуллина – Мәскәүдәге “Нур” фольклор коллективы җитәкчесе. Курайда уйнарга өйрәнеп килә. Казан Кремлендә ничә сумга яңа курай алуы турында сөйли. 🔸 Рафаэль Гайзетдинов – курай ясау остасы. Берсендә аңа 750 курай эшләргә заказ биргәннәр. Ничә көндә ясап чыга алган? 🔹 Фәүзия Бәйрәмова – тарихчы, галим, җәмәгать эшлеклесе. “Дәртфест” ярминкәсен йөреп чыкканнан соң, кайсы кул эшләнмәләреннән канәгать булмавы турында ӘЙТЧЕгә әйтте.

0/0


0/0

0/0

0/0