Ислам, шаяру, алдау - алар арасындагы бәйләнеш нинди һәм чикләрне ничек билгеләргә? | Абыстай сүзе

Аватар автора
Телеканал ХУЗУР ТВ
Ислам һәм шаяру темасына "Гадел" мәчете мөгаллимәсе Рәсилә абыстай Сафина белән фикер алышабыз. 00:45 Ислам, шаяру, алдау - алар арасындагы бәйләнеш нинди? Динебездә нинди темаларга шаяртырга рөхсәт ителә, ә кайсылары тыелган? Алар арасындагы чикләрне ничек билгеләр? 02:58 Җәннәт, Җәһәннәм турында шаярулар бар? Бу темаларга шаяртырга ярыймы яки ярамыймы? 04:41 "Мондый темаларга шаяру диннән чыгара" - диләр. Бу дөресме? 10:32 Шаярганда төрле ният була ала. Кемдер кешене көлдерер өчен генә, ә кемдер якынының кәефен күтәрер өчен мәзәк сөйли ала. Бу очракта шаяру ничек бәяләнә. 15:05 Ашаганда, өстәл артында утырганда бер-беребезгә төрттереп мәзәк сөйлә шаяртырга яратабыз (сарказм, ирония булсын). Диндә андыйга урын бармы? 17:41 Пәйгамбәр (с.г.в.) хатыннары, балалары белән шаярган. Балалар белән ничек итеп шаяртырга, ничек уйнарга? 20:03 Мәзәкне ничек сөйләргә? Нинди мәзәкләр сөйләргә? 22:38 Тәрбияләү максатыннан балаларга "мультфильм беткән" - дибез. Бу алдаумы? 24:29 Берәү конфликт килеп чыкмасын өчен хәйләли һәм алдый. Бу очракта гөнаһмы? ВКонтакте:

0/0


0/0

0/0

0/0