Бөҗәкләрне үтерергә ярыймы? | Имамнан сорыйк

Аватар автора
Телеканал ХУЗУР ТВ
Бүгенге чыгарылыштагы сорауларга "Имамнан сорыйк" тапшыруында «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев җавап бирә. 01:06 Мораль кыйммәтләр арасында бүген кайсылары аеруча игътибарга лаек? 02:40 Ахырзаман билгеләре күренә башлады ди галимнәр. Адәм баласы аның башлануын алдан чамалый аламы? 07:11 Үзләре дә гөнаһ кыла торып, сиңа киңәш биргән кешеләрнең киңәшләренә колак салырга кирәкме? 08:43 Хәзрәт эшендә иң җиңеле нәрсә дә, иң авыры нәрсә? 09:54 Хәзрәт кешегә хөрмәт җитәме? 10:54 Ирем мине үзе белән Хаҗга алмый. Ул бу адымын балаларның әле кечкенә булуы белән аңлата. Алар үсеп җиткәндә, мин булмаска да мөмкинмен бит. Туганнарыбыз арасында балаларыбызны калдырыр кеше бар: әни дә, каенана да, туганнарыбыз да балаларыбызны карарга әзер. Ирем дөрес эшлиме? 15:31 Күптән түгел мин шәхси клиникага табибка йөрдем. Клиника мине акчага алдый башлады. Бөтенләй кирәк булмаган анализлар билгеләделәр, булмаган авыртулар турында сөйли башладылар. Мин табиб һәм клиника турында интернетта тискәре бәя бирдем. Мин дөрес эшлимме, юкмы икән? Бәлки мин андый очракларда дәшмәскә һәм моны Аллаһ ихтыярына калдырырга тиешмендер. Хәзер мин үземне гаепле хис итәм. 19:37 Бакча тулы кырмыска. Алардан төрле зыян ирешә: үсемлек төбенә оялап, аларны юк итә; агачларның яфракларын бет (тля) белән тутыра һ.б. Әлбәттә, аларга каршы бик күп юк итү чаралары бар, ләкин... Аллаһы Тәгалә алар турында хәтта Коръән Кәримдә дә махсус сүрә багышлаган. Аларны үтерү гөнаһка батуга сәбәп булмыймы? 22:31...

0/0


0/0

0/0

0/0