13. Шигъри нәсыйхәт. Иманыңа имтихан | Әбү Муса Сәйфеддин

Аватар автора
Superstar Secrets Unlocked
Башка шигъри нәсыйхәтләрне дә тыңлагыз: «ИМАНЫҢА ИМТИХАН!» Үлем ул хак, син моны бел! Һәм ул уен-көлке түгел! Ул көн саен йөзебезгә карый. Ул беркайчан безнең арттан калмый. Һәм мин синнән сорыйм бүген: Кыямәтеңә ниләр хәстәрләдең? Алга-артка карамыйча, җил-җил атлап, Кая син юнәлдең? Раббым халык кылды көннәрдән беркөнне Безне фәкать сынар өчен, яшәешне һәм үлемне. Кемнәребез бер Аллаһка гыйбадәтләр кылыр, Ә кемнәр Иблискә иярүдә, итагатьтә булыр. Аллаһ разый булган хак дин – Ислам дине, ул бер! Башка диннәр — көл астында пыскып яткан күмер. Дингә йөрәк, телең, әгъзаларың белән омтыл! Калебеңне Раббың белән бәйлә, Җәһәннәмнән котыл! Күңелләрне иман, тәүхид, ихлас белән пакълыйк! Аллаһның Илчесен үзебезгә үрнәк итеп алыйк! Безгә Раббым Аллаһ сынау һәм имтихан итеп бирде Гыймран сүрәсендә килгән, утыз беренче аятьне. Кем Аллаһка: "Мин Сине яратам!" диеп игълан итә, Аның мәхәббәтен сынар өчен шушы аять җитә. Миңа ышанмасаң, Коръәннең битләрен ачып кара! Гыйлем нуры һәм наданлык арасында ерагайсын ара! Тормышыңда Пәйгамбәрең гел юлбашчы булсын! Бертуктаусыз аңа салаватлар һәм рәхмәтләр яусын! Аның юлыннан эзгә-эз барып, тулысынча аңа ияр! Кыямәттә сине яклап: «Раббым, кичер бу бәндәңне!» – дияр. Ирешергә иде безгә кардәшләрем, аның яклавына, Ышанмасак иде Иблис гаскәренең безне алдавына! Аллаһ кирамнары арасында безләрне мактасын! Барыбызны иң югары Җәннәтенә урнаштырсын! Алтын көздә, кыр казлары кебек, гомер үтеп бара, Төрле дөнья мәшәкате белән чәчләр дә...

0/0


0/0

0/0

0/0