Кабактан – чуду

Аватар автора
Журнал Сююмбикэ Сөембикә журналы
Чуду – Дагстан халкының милли ризыгы. Аны төрлечә әзерлиләр. Язын – кычытканнан, җәен – кузгалактан, ә көзен, әлбәттә инде, кабактан! Әйдәгез әле, без дә Ләйсән Нургалиевага ияреп, җиңел кулдан тиз генә кабаклы чудулар әзерлик. Ышаныгыз, үзегез өчен кабакның яңача тәмен ачачаксыз. Чуду – блюдо национальной дагестанской кухни. Его готовят по-разному. Весной из крапивы, летом из щавеля, а осенью из тыквы. Секретами приготовления этого блюда делится Лейсан Нургалиева. Кирәк: (камыр өчен) 1 стакан кайнаган салкын су (200 мл); 2 аш кашыгы үсемлек мае; тәменчә тоз; 350 г он (он кимрәк яки күбрәк кирәк булырга да мөмкин). Эчлек өчен: 0,5 кг кабак; 1 баш суган; бер уч әстерхан чикләвеге (8–10 данә); тәменчә кара һәм кызыл борыч; тәменчә тоз; үсемлек мае. Эш барышы Онны зуррак савытка илибез. Уртасын чокырлап, су, тоз, үсемлек мае салып, камыр басабыз. Камыр үзебезнең кыстыбыйга әзерләгән кебек булсын. Әзер камырны тастымал белән каплап, бераз ял иттерәбез. Суганны вак кына турап, үсемлек маенда алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. Кабакны чистартып, уртача угычтан уабыз. Кул белән кыскалап, суын сыгабыз. Чикләвекне коры табада аз гына кыздырып алабыз. Суынгач, кул белән угалап, кабыгыннан арындырабыз һәм ваклыйбыз. Аны тактага салып, уклау белән ваклавы җайлырак. Чәчелмәсен өчен, пергамент кәгазе белән капларга мөмкин. Кабакка кыздырылган суган, вакланган чикләвек, тоз, кара һәм кызыл борычны салып, барысын бергә яхшылап катнаштырабыз. Камырны 10–12 тигез өлешкә бүлеп...

0/0


0/0

0/0

0/0