Моннар кайтсын авылга - Ильнар Шарафутдинов (Акустик гитара)

Аватар автора
Романтические сказки
Танылган, матур рето-җыр "Моннар кайтсын авылга" гитарада. Җырның авторлары: Ризван Хәкимов көе Рамил Чурагулов сүзләре Рәхим итеп тыңлагыз, дуслар! Бәягезне, фикерләрегезне ишетергә шат булам. Элемтә өчен: Бу җыр Айдар Галимов, Асаф Вәлиев, Салават Фәтхетдинов, Хәйдәр Бигичев, Әлфис Кыямов репертуарында бар. "Моңнар кайтсын авылга" сүзләре Авыл киче. Тасмалардан, Әй, агыла ят моңнар. Нинди моңсу, әллә инде Телсез калган гармуннар? Әйт, авылым, кайда соң моң, Моң кайда соң, әйт, урам?! Аулак өйле һәм гармунлы Яшьлегемне сагынам. Авыл киче. Ник соң моңсу? Күңелем буш. Ник шулай? Өй түрендә тальян гармун Моң сагынып зар елый. Әйт, авылым, кайда соң моң, Моң кайда соң, әйт, урам?! Аулак өйле һәм гармунлы Яшьлегемне сагынам. Йөрәкләргә очкын салып, Гармунымда уйныймын. Авылыма моңнар биреп, Урамнарны буйлыймын. Әйт, авылым, кайда соң моң, Моң кайда соң, әйт, урам?! Аулак өйле һәм гармунлы Яшьлегемне сагынам. Авыл киче. Яшь йөрәкләр Гармун-моңга сусаган. Сөю булып моңнар кайтсын Авылыма яңадан. Әйт, авылым, кайда соң моң, Моң кайда соң, әйт, урам?! Аулак өйле һәм гармунлы Яшьлегемне сагынам.

0/0


0/0

0/0

0/0