Салават Фәтхетдинов ашлар уздыру турында ни уйлый? | Фикер

Аватар автора
Телеканал ХУЗУР ТВ
Салават Фәтхетдинов – «Фикер» тапшыруында. Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Зәки улы Фәтхетдинов һәм «Әл-Мәрҗани» мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтахов «Ашлар уздыру» темасына фикерләшәләр. Салават абыйның ашлар уздырырга яратканлыгы күпләргә билгеле, ә хәзрәтләребез аш мәҗлесләрендә даими кунаклар. Ашны ни өчен уздыралар? Ни өчен татар халкына ашлар уздыру шулай якын? Аш уздыру белән кешенең дин дәрәҗәсендә бәйлелек бармы? Ашны ярышып уздыру яхшы күренешме һәм диндә ярышырга рөхсәтме? Ашлар уздыру кешегә ни өчен кирәк? Бу һәм башка сорауларга җаваплар «Фикер» тапшыруының Салават Фәтхетдинов һәм Ансар хәзрәт Мифтахов катнашындагы «Ашлар уздыру» чыгарылышында яңгырый. ВКонтактедагы төркемнәребезгә язылыгыз ➡️ Сезне үзебезнең социаль челтәрләрдә күрергә шатбыз.

0/0


0/0

0/0

0/0

0/0