Талы, талы. Татар халык жыры. Жырнын сузлэре видео астында.

Аватар автора
Мингазов Азгам
#талыталы#татарчажырлар#матуркойлэр#играйгармонь#татарчакойлэр Для тех, кто хочет выразить благодарность за мой труд: (Сбер) 408 178 107 6200 596 1316 Мингазов Азгам гармунда уйный./ Талы, талы. Татар халык жыры. Тал әйләнә, тал әйләнә, Талга яфрак бәйләнә. Күргәнче сүзем күп була, Күргәч телләр бәйләнә. Талы, талы, Талы бөгелеп тора. Тагын бер күрәсе килә, Үзәк өзелеп тора. Тал тирәкләр утыртканнар Агыйдел читләренә. Алсу алма суы тамган, Бәгырем, битләреңә. Талы, талы, Талы бөгелеп тора. Тагын бер күрәсе килә, Үзәк өзелеп тора. Былбыл булсам, бакчаларда Бер тирәк сайлар идем. Шул тирәктә сине мактап Иртә-кич сайрар идем. Талы, талы, Талы бөгелеп тора. Тагын бер күрәсе килә, Үзәк өзелеп тора.

0/0


0/0

0/0

0/0