Туган як. 2. «Туган җирем, туган туфрагым»

Аватар автора
Delightful Discipline
Кеше, кайда гына төпләнмәсен, нинди генә югарылыкларга ирешмәсен, туган туфрагыннан, туган җиреннән олы була алмый… Туган туфрак беркемне дә кире какмый ул… Адәмне гомер-гомергә үзен дөнья кочагына үстереп тапшырган туган туфрагы, нигез-оясы озата бара. Җәннәт бакчаларына тиң табигать-мөхит куенында да шул туфрак җылысын тоеп, үзеңнең нигәдер, кемгәдер кирәклегеңне сизеп яшисең. Кайдадыр сине көтәләр, синең кемгәдер хаҗәтең зур! Бу тойгы һәрчак алгысытып, ашкындырып тота, өметне яшәтә! Туган туфрагыма күмелеп калган гомер агачымның тамырлары, Ул тамырлар җирдә сабыр гына көтеп ята безнең кагылганны. ************************************************************************************** Материаллар: Зөлфәт Хәким, Роберт Әхмәтҗанов, Марсель Галиев, Разил Вәлиев , Фәнис Яруллин, Марат Әмирхановның фәһемле фикерләре – «Дөньяда сүзем калыр» җыентыгы Гайса Хөсәенов «Таштагы язулар» җыентыгы Шигырьләр: Әнгам Атнабаев «Туфрак» Фәнис Яруллин «Туган җир», «Тамырлар» Фирүзә Җамалетдинова «И туган җир!» Лена Шагыйрьҗан «Ышанам йөрәгемә» Җырлар һәм аларны башкаручылар: «Туган җирем» Флүрә Сөләйманова «Хуш авылым» Илһам Шакиров «Саумысыз арышларым» Зөһрә Сәхәбиева «Зәңгәр томаннар артында» Хәмдүнә Тимергалиева «Туган ягым» Хәйдәр Бигичев

0/0


0/0

0/0

0/0