Миләүшә Гафурова / Шигырьләр / Стихи о любви / Современная поэзия

Аватар автора
ТАТМЕДИА JUNIOR
Миләүшә Гафурова шигыре *** Көз: коела йолдыз — бәлки, өзәләрдер. Синең янда ничек түзәләрдер — өзелмичә — ничә кеше. Әллә синдә мин барлыкны белмәгәнгә? Вак хатларга сыйган күләгәңдә — Тамырыңның даими көчәнеше — Мине йөрткән көч ул Атлаганым саен, ныграк тереләнеп, Әрсез пәрәвезләр үбә иреннән үк — Мин тузгытам яфрак тибеп көз түшәген. Ул үчекли тагын коеп: "Хафаланма, Ул да анда ялгыз түгел, ул да анда Диңгез күбекләре белән үбешәдер". Тынчу бу көз Тынчу-тынчу. Һавадан гел синең исең килә. Күләгәңә булса да бер сөяләсем һәм сөйлисем килә: Мин яратам сине. Мин өзеләм. Һәм көз белән Коела сүз — һичшиклесе — Син көздән дә яман үчеклисең, Мин яратам сине Тагын шундый видеолар күрәсең киләме? ЛАЙК куй! Безнең каналда тиздән бик күп кызыклы видеолар көтелә, ЯЗЫЛЫРГА онытма! Без социаль челтәрләрдә: Хочешь увидеть ещё больше таких видео? Ставь ЛАЙК этому ролику! Скоро на канале будет масса новых интересных видео, не забудь ПОДПИСАТЬСЯ! Мы в социальных сетях: Интересные для тебя каналы: «СОРА-У» «Булырга тиеш» #tatmediajunior

0/0


0/0

0/0

0/0