Кайбычта Габдулла Тукай исемендәге шигырь укучылар бәйгесенең район этабы узды

Аватар автора
РГ "Кайбыч таннары" ("Кайбицкие зори")
Балалар сәнгать мәктәбендә «Шагыйрьләр җиңү җырын язып, халык данын казанды...» дигән Габдулла Тукай исемендәге шигырь укучылар бәйгесенең район этабы узды. Хәрби батырлыкка, Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйге өч этапта уза. Анда өч яшь төркеменә бүленеп, 1-11 класслар укучылары катнаша. Мәктәпләрдә сайлап алу 1-26 сентябрьдә, район туры 2-31 октябрьдә үтә. Район этабында җиңүчеләр 10-12 ноябрьдә Казанның «Волга» лагеренда форумга җыелачак. Киләсе елның 20-23 апрелендә М.Сәлимжанов исемендәге актерлар йортында бәйгенең республика этабы уздырыла. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Гала-концерт 23 апрельгә билгеләнгән. Кайбычта узган бәйгедә 31 укучы катнашты. Аларны һәм укытучыларын башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова һәм Казан шәһәрендәге балалар китапханәсенең Туган якны өйрәнү һәм милли әдәбият бүлеге китапханәчесе Ильвина Ситдыйкова сәламләде. Жюри да үз эшен алар җитәкчелегендә алып барды. Бәйгедә катнашу өчен, укучылар күбрәк Бөек Ватан сугышы чорында иҗат иткән патриот шагыйрьләрнең шигырьләрен сайлаган. Нәтиҗәдә, 1-4 сыныфлар арасында Бәрлебашы мәктәбе укучысы Нияз Әскәров, 5-8 сыйныфлардан Борындык мәктәбеннән Кәбир Хөснетдинов, 9-11 сыйныф укучылары арасында Федоровское мәктәбе укучысы Алинә Айдамирова җиңү яулады. Аларга бәйгенең республика этабында да уңышлы чыгыш ясауларын теләделәр.

0/0


0/0

0/0

0/0