Имамнан сорыйк | Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ сәхәбәләре һәм нәселе

Аватар автора
Телеканал ХУЗУР ТВ
Пәйгамбәребез с.г.в. нәселеннән булган кешеләрнең исеменә “сәййид” дигән кушымча ялгана дип беләм. Ул нәрсәне аңлата? Бу һәм башка сорауларга җавапны "Имамнан сорыйк" тапшыруында Казан шәһәренең «Рөстәм» мәчете имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Биккинин бирә. 03:43 Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. 63 яшендә вафат булган. Билгеле, бу Аллаһның тәкъдире, әмма башка пәйгамбәрләр бик озак, хәтта 900, 1000әр ел яшәгән бит. Алардан Үлем фәрештәсе җаннарын алганчы баштан рөхсәт сораган, ә Пәйгамбәребез Мөхәммәдтән сораганмы? 08:48 Кемнәр алар мөһаҗирләр һәм әнсарлар? 12:26 Хаҗда булган кешеләр Мәккә белән Мәдинә халкының менталитеты төрле диләр, бу дөресме? Имеш, Мәдинәдә халык әле дә күпкә кунакчыл һәм йомшак күңеллерәк – элек Мәккә мөселманнарын үзләрендә сыендырган вакытлардагы кебек үк. 18:48 Хаҗда булганда Мәккәдә, Мәдинәдә һәм бәлки башка шәһәрләрдә Пәйгамбәребез булган кайсы урыннарга барырга, нәрсәләр күрергә кирәк? 23:18 Хәзерге Россиянең Дербент шәһәрендә (Дагыстан) “40 сәхәбә зираты” бар. Анда чыннан да сәхәбәләр күмелгәнме? Алар бу җирләргә килеп җиткән мени? 26:34 Пәйгамбәребез с.г.в. нәселеннән булган кешеләрнең исеменә “сәййид” дигән кушымча ялгана дип беләм. Ул нәрсәне аңлата? 29:18 Андый кешеләрнең пәйгамбәребез нәселеннән булганлыклары ничек тә булса дәлилләнәме? Шәҗәрәләре бармы? Яисә сүзгә генә ышаныргамы? 31:24 Пәйгамбәребезнең оныклары Хәсән белән Хөсәен турында нәрсәләр билгеле? Алар кемнең балалары булганнар? Тормыш юллары нинди булган? Ә кыз җенесеннән оныклары...

0/0


0/0

0/0

0/0