Ялгызлык тәкъдиргә язылганмы яки үз парын очрата алмау - сынаумы?| Имамнан сорыйк

Аватар автора
Телеканал ХУЗУР ТВ
Бүгенге чыгарылыштагы гаилә проблемалары темасына багышланган сорауларга "Имамнан сорыйк" тапшыруында «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә. 01:32 Гаилә проблемаларын ничек кабул итәргә? 04:04 Дус гаиләдә ире тыныч кеше: «Мин үземнең тыныч, ә хатынымның кызу холыклы икәнен беләм. Ул төп кеше булырга, һәрвакыт игътибар үзәгендә калырга ярата. Мин аңа бу мөмкинлекне бирәм һәм үкенмим», - ди. Гаиләдә ир тыныч, ә хатын-кыз кызу холыклы икән, ир хатын-кызны алдынгы рольгә чыгарырга хаклымы? 09:15 Ике бертуган озак еллар аралашмыйлар. Хәзер әти-әниләре юк. Берләштерүче кешеләр булмагач, бәлки алар аралашмаслар да, тик барыбер яхшыга өметләнәсең. Әйтеп карасаң, тыңламыйлар. Эш аннан узган инде дигән сыман җавап кайтаралар. Ике аралашмаган бертуганны диндә кавыштыру юллары бармы икән, хәзрәт? 15:27 Гомер буена ялгыз калган кеше турында мондый теория ишеткәнем бар: яшьлектә сөйгән яры булган, бергә була алмаганнар, шул сөйгән яры аны башка кеше белән була алмасын өчен «боздырткан», нәтиҗәдә ул гомер буе ялгыз калган. Бу теорияне тормышта берничә тапкыр ишеткәнем булды. Танышларым арасында сөйләнгән хәлләр. Хәзрәт, диндә бу теория дөреслеккә туры килә аламы? Тәкъдир мәсьәләсе бар бит. 18:40 Ир-ат мораль яктан хатын-кызга караганда көчсезрәк була. Моны фән әйтә. Гаилә җимерелгәч, үзләрен таба алмыйча, «юлдан язган» ир-атлар бар. Кызганыч хәл. Монда ярдәм кулы сузып буладыр бит? Хатыны ташлап, эчкечелеккә салышкан ир-атка ничек ярдәм итеп була? 24:42 Безнең...

0/0


0/0

0/0

0/0