Роберт Миңнуллин. Телен саткан татарга

Аватар автора
Словесные Рефлексии
Нигә татар булып тудың, Үз телең дә кирәкмәгәч, Балаңны һәм оныгыңны Үз телеңә өйрәтмәгәч? Юк, татардан тумагансың, Син уйнаштан тугансыңдыр… Юк, син безгә туган түгел, Син урыска тугансыңдыр… Син сатасың нәселеңне, Һәм анаңны, һәм атаңны… Ходай гафу итмәячәк Син эшләгән бу хатаңны! Нәкъ менә синең ишеләр Шушы көнгә илтте безне: Илсез итте, телсез итте. Мескен милләт итте безне… Тик синең кебек маңкортлар Үзенә зур гөнаһ ала!.. Әгәр туган телсез калсаң, Чукынасың гына кала… Чукынып кит! Минем халкым Телсез калмас! Калмаячак! Телсез татар булмаганны Ул барыбер аңлаячак! Татарлык ул күп татарның Барыбер бар калебендә. Ә синең кебек татардан Ерак булсын каберең дә.

0/0


0/0

0/0

0/0