Йомшак күңелле көчле хаҗияләр. Махсус хәрби операция зонасының волонтер ханымнары Мәккәдә

Аватар автора
Мусульмане России
#хаджкерим Гөлфия Мәгъсүмова белән Тәнзилә Вәлиевахалкыбызга бөек галим Шиһабетдин Мәрҗанине үстереп биргән Ташкичү авылында яшиләр. Ташкичү – Татарстан Республикасының Арча районындагы авыл. Әлеге ханым-хаҗияләр Ташкичүдәге мәдәният йортында эшли. Алар чын мәгънәсендә авылның тоткасы, мәдәни тормышны гына түгел, махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларыбыз өчен гуманитар йөк җыюны да оештыручылар. Һәм хәтта сугыш кырына бу ярдәмне үзләре алып барып, аны хәрбиләргә тапшыручылар да алар. Гөлфия Мәгъсүмова белән Тәнзилә Вәлиева2025 елда Хаҗ Кәрим программасы нигезендә бушлай Зур Хаҗ гыйбадәтен үтиләр. «Хаҗда һәр теләк, һәр дога кабул була, изге җирләрдә бар дөнья өчен тынычлык сорыйбыз», - ди татар хатыннары. #мәрҗани

0/0


0/0

0/0

0/0