Элиза Миникаева - Беренче мэхэббэтем

Аватар автора
Unique Underwater Wonders
Слова:Гульфия Шакирова Музыка и аранжировка:Раиль Уметбаев БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТЕМ 1)Беренче уянган хисләр, Беренче яратулар. Сүз куешып,көтеп алып, Беренче очрашулар. Күрешү сирәк булса да, Мәхәббәткә юк ара. Сөюем моңга әйләнеп, Җыр булып сиңа бара. КУШЫМТА: Йөрәгемнең түрендә син, Беренче мәхәббәтем. Миңа башка кирәк түгел, Бул янымда, бәхетем. 2)Син миннән ерак булсаң да, Тоям синең хисеңне. Назларыма төреп-төреп, Кабатлыйм исемеңне. Күрәсе килү теләгем, Бары тик , бары арта. Хисләрем чын, хисләрем саф, Син, иркәмә,карата.

0/0


0/0

0/0

0/0