Салават Фатхетдинов - Очрашу эзләмә

Аватар автора
Smile Factory
Салават Фатхетдинов 19 сезон Текст Еллар аркылы Килдең кичегеп, Үткән сөюне Искә төшереп. Кабат очрашу Кирәкме икән? Олы хисләрне, Уятып, иркәм?! Булып кал бары Яшьлек ялгышым, Күңел түремдә — Назым, сагышым Эзләмә мине, Хәзер без үткән. Гомерләр үткән, Соң инде, иркәм… Әйләнеп кайтмас, Яшьлек тә — үткән. Тәүге сөюләр… Беренче үпкән… Тормыш йомгагын Инде без сүткән. Язмышта безне Башкалар көткән… Булып кал бары Яшьлек ялгышым, Күңел түремдә — Назым, сагышым Эзләмә мине, Хәзер без үткән. Гомерләр үткән, Соң инде, иркәм…

0/0


0/0

0/0

0/0