Имамнан сорыйк | Мөселман гаиләсен саклау

Аватар автора
Телеканал ХУЗУР ТВ
Мөселман гаиләсе темасына кагылышлы сорауларга "Имамнан сорыйк" тапшыруында «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә. 01:28 Көмеш балдак хәләл булсын өчен нинди таләпләр үтәлергә тиеш? Көмешнең күләме ничә граммнан артмаска тиеш? Ни өчен ул шулай? Ә, мәсәлән, платинадан эшләнгән балдак ир-атларга рөхсәт ителәме? 08:26 Мөселман гаиләсе сәфәргә чыкканда нинди кагыйдәләрне үтәргә тиеш? Ир-атның аерым сәфәргә чыгып китүе һәм хатын-кызның аерым сәфәргә чыгып китүе мәсьәләләрен аңлатсагыз иде. 17:57 Бүгенге көндә модага кергән “хоумскулинг” (“семейное образование”) һәм мәктәп программасын читтән торып уку (дистанционное обучение) турында сөйләгез әле. Балалар өйдән укый алсын өчен кайсы формат яхшырак? 27:20 Еллар узу белән гаиләне саклау, ир белән хатын арасында мөнәсәбәтләрне ныгытуның нинди юллары бар? 30:25 Мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыту өчен ир кешегә нинди комплиментлар ясау кирәк? Нәрсә әйтергә ярамый? Ир кешене мактау кагыйдәләре бармы? Пәйгамбәребез с.г.в.-нең “Мактаучының йөзенә көл сибегез” дигән хәдисе якыннарыңа кагылмыймы? Ир кешене кызганырга ярыймы? Ир кешегә киңәш бирү юллары. ВКонтактедагы төркемебезгә язылыгыз ➡️ Сезне үзебезнең социаль челтәрләрдә күрергә шатбыз.

0/0


0/0

0/0

0/0