Җимешле тавык рулеты

Аватар автора
Журнал Сююмбикэ Сөембикә журналы
Хуҗабикә аш-су Җимешле тавык рулеты Бакчачылар һәм гөлләр яратучылар өчен Рәмзия ӘХМӘДУЛЛИНА яхшы таныш. Аның «Бакчачы Рәмзия» блогын көн саен 60 меңнән артык кеше карап бара. Блогын нәкъ менә бакча үстерү серләренә багышлавы юкка гына түгел. «Җир эшен кечкенәдән яратам, – ди ул. – Әнием Нурия белән түтәлләр ясап, яшелчәләр үстерә идек. Казанда үз йорты­бызны салгач, бакча белән чынлап мавыгып киттем. Яшелчәләр генә түгел, гөлләр үстерергә дә яратам». Рәмзия – Балык Бистәсенең Олы Әшнәк авылыннан. Белеме буенча укытучы булса да, хезмәтен сәүдә белән бәйли ул. Ире Рифат белән ике малай, бер кыз үстерәләр. Улларының инде үз гаиләләре. Кызганыч, Рифатның гына гомере иртә өзелгән... Журнал укучыларыбызга бүген тәкъдим итә торган тавык рулеты – Рәмзиянең үзе уйлап чыгарып, күп еллардан бирле яратып әзерләгән ризыгы. «Элек гел заказга пешерә идем. Бәйрәм табынна­рына күп сорыйлар аны. Сез дә пешереп карагыз әле, һичшиксез, ошатачаксыз», – ди блогер ханым. Кирәк уртача зурлыктагы бер тавык; 15–20 данә төше алынган караҗимеш; 2 чәй кашыгы аджика; 2-3 тырнак сарымсак; ярты чәй кашыгы тоз; кашык очында гына кара борыч. Рулетны караҗимеш белән генә түгел, болгар борычы, кореяча кишер, әстерхан чикләвеге белән дә әзерләргә мөмкин. Кайсы вариант та бик тәм­ле була. Эш барышы Тавыкны юып, яртылаш канатын, кой­рык бизен кисеп ташлыйбыз һәм түшеннән тотынып, тавык итен сөяген­нән аралыйбыз. Моны тавыкның тиресен ертмыйча гына башкарырга кирәк. Рулет өчен кибеттән алган...

0/0


0/0

0/0

0/0