Төнге серенада

Аватар автора
Звериные мифы
Тагын бер ел иңләп узды, язмышым урамнарын... Бүген гаиләбез белән Яңа елга әзерлек башладык,өебез түрендә купшы итеп киенгән, матур итеп бизәлгән чыршы үзенең елдагыча урынын алды. Тизрәк җиңел килмәгән 2020елны артта калдырасы, яңа шатлыклар белән, иң изге хисләрне яңартып алга атлыйсы килә. Сезнең игътибарга яшьлектән яратып җырлаган җырыбыз "Төнге серенада"... Төнге серенада Тәрәземә төшкән ай нурлары Сагыну сәламнәрем илтсәче. Сөюләрем моңлы бер җыр булып Күңелемдә чыңлап үтсәче. Әйдә, иркәм, тын күл буена, Төнге күл идрәй ай нурына. Камышларга кушлып мин җырлармын, Якын күрсәң, җырым тыңларсың. Җырмның һәр сүзе син генә, Йөрәгемне аңлый бел генә. Күрче, иркәм, нинди матур бу төн: Йолдызлар яна безнең өчен. Бу җырны бик күп танылган башкаручылар репертуарында табырга була. Җырның тексты ерлар. ru сайтыннан алынды. җыры серенада

0/0


0/0

0/0

0/0