Тырнакны тәһарәт алып буясаң буламы?| Имамнан сорыйк

Аватар автора
Телеканал ХУЗУР ТВ
Бүгенге чыгарылыштагы сәнгать һәм матурлык темасына багышланган сорауларга "Имамнан сорыйк" тапшыруында «Гадел» мәчете имам- хатыйбы Рөстәм хәзрәт Бакиров җавап бирә. 00:53 Мин укытучы булып эшлим. Башлангыч сыйныфларны укытам. Намаз укыйм. Соравым шундый: тырнакны тәһарәт алып буясаң буламы? 07:21 Режиссерга фильм төшергәндә яки спектакль куйганда, Ислам таләпләренә кагылышлы нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк? Нәрсәне төшерергә рөхсәт ителә, ә нәрсәне юк? 16:00 Үз хатыныңны фотосурәткә төшерергә ярыймы? 21:20 Исламда керфекләрне махсус үстерү тыелган, Ә мисал өчен, керфекләрне тәрбияли һәм үстерә, аларны куе итә торган махсус майлар белән файдалану рөхсәт ителгәнме? Бер караганда, чәчләребезне шундый майлар белән тәрбияләп үстерәбез бит. 26:43 Ябыштырылган керфекләр турында хөкем нинди? Алар карашны ачыграк һәм сөйкемлерәк итә бит. 28:59 Ир-атка алтын балдак йөртергә ярамагач, алтын теш куйдырырга ярыймы? 34:42 Мәчеткә кәсеп рәвешендә түләүле экскурсияләр оештырырга ярыймы? ВКонтакте:

0/0


0/0

0/0

0/0