СалаваTIK - Шүрәле / Татарча балалар җырлары / Шурале / Поём вместе

Аватар автора
ТАТМЕДИА JUNIOR
Әкияттәге кара урманнан килгән, ачуланган-турсайган Шүрәленең кәефен “СалаваTIK”лар ничек күтәрде икән? Әлбәттә, җырлап-биеп. Кети-кети уйнарга яратучы Шүрәле белән бергә “СалаваTIK”ларга кушылып җырласагыз, сезнең дә кәеф шәп булыр! З. Хөснияр сүзләре, А. Имаев музыкасы, Р. Амиров аранжировкасы. Шүрәле Зиннур Хөснияр сүзләре Алмас Имаев музыкасы Ачуланган, турсайган, Шүрәлене күр әле! Онытырга вакыт инде Былтыргы үпкәләрне. Кушымта: Әй, Шүрәле, Шүрәле, Безнең янга кил әле. Син яхшы бит, син әйбәт бит, Теге хәлне сөйләле. Әкияттән чыктыңмы, Урманнан киләсеңме? Әгәр булсаң чын Шүрәле, Кытыклап кара безне. Кушымта: Әй, Шүрәле, Шүрәле, Безнең янга кил әле. Син яхшы бит, син әйбәт бит, Теге хәлне сөйләле. Бигрәк озын кулларың, Күзләрең йөреп тора. Килеш-килбәтеңне күргәч, Көләсе килеп тора. Кушымта: Әй, Шүрәле, Шүрәле, Безнең янга кил әле. Син яхшы бит, син әйбәт бит, Бергәләп көлик әле. Как же развеселить грустного Шурале, из сказочного темного леса? Конечно же, песнями...

0/0


0/0

0/0

0/0