Яшел Үзән хәбәрләре, Новости Зеленодольска на татарском языке. Выпуск от 18 августа 2026 года
Новости Зеленодольска
Яшел Үзән хәбәрләре 19.08.2026 00:00Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Һәм кабат мин, Радик Гатауллин сезгә исәнмесез дип эндәшәм. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез. 00:25 Сәламәтлек турында кайгырту-авыруларны дәвалау гына түгел, ә аларны дөрес профилактикалау да. 2026 ел башыннан Яшел Үзән районы поликлиникаларында шундый программалар киңәйтелде. Осиново авылы поликлиникасында гына да ел башыннан өч мең ярымнан артык кеше үз сәламәтлеген тикшергән . Һәм күпләр өчен табибка визит-чын мәгънәсендә тормышны саклап калу. 04:03 Шәһәр яшеллеккә күмелә. Шулай да Соңгы вакытта яшелүзәнлеләр кайбер урамнарда һәм скверларда күпьеллык агачларны кисүгә игътибар итә. Бу күренеш гадәти түгел, хәтта куркыта торган, әмма белгечләр тынычландыра: яшел массив тиешле санитар чистарту уза. Авария хәлендәге гигантларга алмашка яңалары утыртыла. 06:13 Бар шәһәр халкы белән төзибез! Ә тагын-дуслары һәм гаиләләре, рәссамнары, балта осталары һәм үз өлешен кертергә теләүчеләр. Яшел Үзәндә күл буендагы аланда «ЕЛГА» халык һөнәрләре һәм заманча сәнгать фестивале старт алды. Беренче адым-очрашулар һәм уртак иҗат өчен зур агач өстәл булдыру. 09:02 Тормышы хезмәттә һәм шатлыкта узган. Августта Яшел Үзәндә яшәүче Анна Спиридонова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Эшче, оста, кайгыртучан әни, яраткан әби - болар барысы да аның турында. Бүген ветеран кызы белән яши, ә оныклары Һәм оныкчыклары аның Совет...