Яшел Үзән хәбәрләре, Новости Зеленодольска на татарском языке. Выпуск от 29 апреля 2026 года
Новости Зеленодольска
Яшел Үзән хәбәрләре 29.04.2026 00:00 Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Һәм кабат мин, Радик Гатауллин сезгә исәнмесез дип эндәшәм. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез. 00:26 Фаҗига кабатланмасын! Яшел Үзәндә Россиядә дөньякүләм тарихта иң куркыныч даталарның берсе - Чернобыль атом электр станциясе һәлакәтенә 40 ел тулуны билгеләп үттеләр. 1986 елның 26 апреленә каршы төндә реактор һәм дүртенче энергия блогы бинасын ике көчле шартлау тетрәтә. Атмосферага иксез-чиксез күләмдә радиоактив матдәләр күтәрелә. Чернобыль атом электр станциясе зонасында, авария нәтиҗәләрен бетерүдә безнең районнан 165 кеше катнаша. 03:30 Бар саклану чараларын үтәргә һәм балаларны шәһәр яны сәламәтләндерү лагерьларында имин ял итүне тәэмин итәргә - бу хакта "Мирас" этномәдәни лагерендә узган Республика әйдаманнар мәктәбенең киңәшмәсендә сүз барды. 130дан артык катнашучы үз осталыкларын сынап карау, тәҗрибә уртаклашу һәм алдагы җәйге сезонга әзерләнү өчен бергә җыела. 05:36 Милли киемнәр кигән балалар, төрле ризыклар белән бай өстәлләр һәм халыкларның чын дуслыгы атмосферасы. 10 нчы гимназиядә Төбәкара милли мәдәниятләр фестивале узды. Зур вакыйга Россия халыклары бердәмлеге елына багышлана. Ә бәйге эшләре татар халкының рухи хәзинәсендә аерым урын алып торган Бөек Габдулла Тукай иҗатына багышлана. 06:02 СТУДИЯБЕЗДӘ КУНАК БАР, Әйе, апрель - Тукай ае! Олуг шагыйребезне хөрмәтлибез, шәһәр һәм район...